2024 елның 15-16 ноябрендә Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” XII һөнәри осталык конкурсы узачак.
Чара 2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.
Конкурс кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча теоретик һәм практик өлешләр узачак: «Иң яхшы инженер-механик», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы ветеринар-ортопед», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы механизатор», «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы», «Иң яхшы терлек үрчетү технологы» һәм «Иң яхшы азык-төлек җитештерү технологы». Чара «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Конкурсның приз фонды түбәндәгечә каралган: гран-при – 200 000 сум; 1 урын – 50 000 сум; 2 урын – 40 000 сум; 3 урын – 30 000 сум. Ә конкурста катнашучыларның һәрберсенә – 5000 сум. Конкурста беренче урынны алган җиңүчеләр чит илгә иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечлекләре буенча стажировкага җибәреләчәк.
Гаризалар 10 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://clck.ru/3DemBT.