Бүген Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының «Закром» ҖЧҖ базасында «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.
“Бүгенге көндә республиканың 188 хуҗалыгы цифрлы системалар белән эшли, аларда 162 мең сыер бар, бу авыл хуҗалыгы оешмаларының савым сыерларыннан 76% тәшкил итә. Шул ук вакытта әлеге хуҗалыклар сөтнең 79%ын җитештерәләр, алар агымдагы елның 1 кварталында сөт җитештерү күләмен 69,8 мең тоннага арттырдылар. Күрелгән чаралар комплексы 2023 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерларның уртача еллык савымын - 7 773 кг-га җиткерергә, ә агымдагы елның 9 аенда 6 231 кг савым алырга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
2023 елның августыннан әлеге зонаның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 510 башка исәпләнгән 3 инвестиция проекты файдалануга тапшырылды, болар: Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ - 220 башка исәпләнгән сөт фермасы; Лаеш районының Спарта Н.Р. КФХсы - 140 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы; Балык Бистәсе районының Григорьев А.П. КФХсы - 150 башка исәпләнгән роботлаштырылган сөт фермасы.
Семинар кысаларында Гөлүс Баязитов атчылыкны үстерүгә бирелә торган субсидияләр турында сөйләде, болар: тәэмин итүчеләрдән татар токымлы атлар, нәселле атлар, менге һәм юртак токымлы нәселле атлар, нәселле җитештерүче-айгырлар орлыклары сатып алу; нәселле бияләр, татар токымлы бияләр, 3 яшьтән зуррак булган бияләр тоту өчен.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук яшь терлекләрне үстерүнең яшерен мөмкинлекләре, яшь терлекләрне нәтиҗәле үстерү, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу һәм терлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру өчен ясалма интеллект куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.