Республикада кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген татарстанлылар Казанда, Чаллыда, Зеленодольскида, Түбән Камада һәм Кама Аланында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында булдылар.

Аларда республика районнары вәкилләре, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Кибетләрдәгедән арзанрак бәяләрдән киң ассортиментта түбәндәге продуктлар сатылды: яшелчәләр, ит эшләнмәләре, сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар һәм башкалар.

8 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 641,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 5 193,3 тонна яшелчә, шул исәптән 3 241,3 тонна бәрәңге, 135,7 тонна үлчәүле сөт, 376,7 тонна шикәр, 1 421,8 мең данә тавык йомыркасы, 624,3 тонна ит, шул исәптән 349,3 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыру өчен 7 662 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләрне 2024 елның 29 декабренә кадәр уздыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International