Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Казахстанның Абай өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу узды, делегация өлкә Хакиме Нурлан Уранхаев җитәкчелегендә килгән. Очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.
Очрашуда Татарстан һәм Казахстан мөнәсәбәтләренең бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, ике яклы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен алга таба тормышка ашыру өчен үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту кирәклеген билгеләп үттеләр. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Агымдагы елның 9 аенда Казахстан Республикасыннан Татарстан Республикасына 14,1 млн долларга продукция (атланмай, он, крахмал һ.б.лар) кертелгән, ә экспорт 29,4 млн. доллар тәшкил иткән (сөт һәм каймак, сөт сүле, көнбагыш мае, джемнар, кетчуп, туңдырма һ.б.лар).
Татарстан агросәнәгать өлкәсендә шактый зур экспорт куәтенә ия - ит, сөт, бөртеклеләр һәм кондитер продукциясе, шулай ук көнбагыш мае һәм шикәр комы. Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаучы иң эре предприятиеләр - «Казан май комбинаты» АҖ,, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Агросила» АҖ, «РМ АГРО» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Ува-Молоко» һәм «Акульчев» сәүдә йорты ҖЧҖ.