Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында инновациялелек дәрәҗәсе буенча лидер булды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Россельхозбанк һәм «Сколково» Россия Федерациясе төбәкләренең агросәнәгать комплексында (АПКда) инновациялелек рейтингы нәтиҗәләрен бирделәр. Татарстан Республикасы, Новосибирск һәм Мәскәү өлкәләре лидерлар булдылар.

Россия төбәкләренең АПКда инновациялелек рейтингы икенче ел чыгарыла һәм ул АПКда төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләрне объектив бәяләүне булдыруга һәм тармакта инновацияләр кертүне үстерүгә ярдәм итү факторларын ачыклауга юнәлдерелгән.

Инновациялелек рейтингының максатлары түбәндәгеләр: АПКда төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләр җыелмасын объектив бәяләүне булдыру һәм АПКда инновацияләр кертүне үстерүгә ярдәм итү факторларын, киртәләрен ачыклау.

Бурычларына түбәндәгеләр керә: АПКда инновацияләр эшләү һәм гамәлгә кертү буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен ачыклау һәм инновацион компанияләр өчен яңа технологияләр һәм ярдәм чараларын куллану процессына төбәк хакимият органнарының һәм оешмаларының җәлеп ителү дәрәҗәсен бәяләү; иң яхшы практикалар белән төбәкара алмашуга ярдәм итү.

“Чыгарыла торган рейтинг илебез төбәкләрен яңа, алдынгы технологияләрне активрак кертүгә этәрә, АПК идарәсе төбәк органнарының һәм тармак предприятиеләренең бу мәсьәләгә игътибарын арттыра. 

Россельхозбанк, тармакның терәк банкы буларак, үз миссиясен, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең консерватизмына карамастан, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, цифрлы технологияләрне һәм башка яңа чишелешләрне актив кертү буенча эшне кызыксындыруда күрә. Быелгы реакция буенча үзебезнең миссиянең уңышлы гамәлгә ашырылуын күрәбез: быел төбәкләр мөрәҗәгете узган елга караганда күпкә күбрәк һәм активрак булды”, - дип сөйләде Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Елена Батурова.

Цифрлаштыру дәрәҗәсе «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International