Буа районында терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 9 ноябре, шимбә

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.

“Ярдәм чаралары нәтиҗәсендә агымдагы елда 7 120 башка исәпләнгән 9 сөт комплексы эшли башлады. 26,5 мең сыерга исәпләнгән 35 инвестиция проекты гамәлгә ашыру стадиясендә, алар 2025-2026 елларда файдалануга тапшырылачак. Бу эш нәтиҗәсендә өстәмә 100 мең тонна сөт булыр көтәбез”, - диде Ленар Гарипов.

2023 елның августыннан бүгенге көнгә кадәр бу зонада 988 баш савым сыерына исәпләнгән сөт-товар фермасы файдалануга тапшырылды, 1 этапта 380 башка - Кайбыч муниципаль районында «Туган як-Агро»ҖЧҖ хуҗалыгы. Бу зонада шулай ук берничә инвестпроект гамәлгә ашырыла.

Төп нотык белән министр урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул терлекчелектә 9 ай эшкә йомгаклар ясады, бу зона хуҗалыкларының проблемалы нокталарын күрсәтте һәм алда торган бурычлар турында сөйләде.

Буа районының «Авангард» сөтчелек комплексы мисалында видеоролик тәкъдим ителде, анда бу комплекста терлекләрне тукландыруның, карауның һәм үрчетүнең алдынгы технологияләре күрсәтелде.

Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук яшь терлекләрне үстерүнең яшерен мөмкинлекләре һәм аларны нәтиҗәле тукландыру, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International