Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыюны тулысынча төгәлләделәр. Республика буенча 55,6 мең га мәйданда барлыгы 2 млн 621 мең тонна уңыш алынган, уртача уңдырышлылык - гектардан 471,5 центнер. 

Татлы тамырдан иң зур уңыш алуга ирешкән районнар: Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районы - гектардан 585 центнер һәм Бөгелмә муниципаль районы - 560 ц/га. Ә ике районда уңдырышлылык гектардан 480 центнердан артык, болар: Чүпрәле һәм Зәй муниципаль районнары.

Республика территориясендә шикәр чөгендерен эшкәртүче ике предприятие -Зәй шикәр заводы һәм Буа шикәр заводы уңышлы эшләп торалар.

Кырларда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыю төгәлләнеп килә. Кукуруз 42,8 мең га (фаразга карата 72%) мәйданда 289,9 мең тонна җыелган. Көнбагыш 192,9 мең га (барлык мәйданының 91%ы) мәйданда суктырылган, 413,2 мең тонна җыелган.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, туфракны төп эшкәртү 1 млн 621 мең га мәйданда башкарылган, бу фаразга карата 97% тәшкил итә, шул исәптән 922 мең га җир тирәнтен сукаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International