Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы залында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларының квалификациясен күтәрү буенча «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» дигән белем бирү программасы ачылды. Нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Чарада министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» директоры Диләрә Шувалова катнашты.
Марат Җәббаров 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы турында сөйләде. Программа чаралары торак шартларын яхшыртуга, авыл территорияләрендә социаль-мәдәни көнкүреш объектлары, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы буенча дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме соңгы 4 елда 11 млрд сум тәшкил итте, ә бу елга 5 млрд сумнан артык каралган. 2024 елда финанслау Саба, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Биектау, Апас, Чистай һәм Балтач районнарында иң зур күләмнәрдә башкарылган.
Дәүләт программасы кысаларында федераль проектлар гамәлгә ашырыла. Иң зур ихтыяҗлы юнәлешләрнең берсе - «Авыл территорияләрен төзекләндерү». Муниципаль районга финанслау күләме 1 объектка 3 млн сумга кадәр бирелә, әмма объектның смета бәясеннән 70%тан артыграк түгел. Шул ук вакытта, программа шартлары буенча, район бюджеттыннан 1% һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 29% күләмендә финанслашу булырга тиеш.
“Бу юнәлеш зур популярлык алды, чөнки объектларның бәясе зур булмаганда, бу торак пунктларны төзекләндерүгә бәйле шактый даирә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә - спорт мәйданчыклары, тротуарлар, юллар ремонтлау, һәйкәлләр, балалар мәйданчыклары һ.б.лар”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Шулай ук «Авыл территорияләренең хәзерге торышы» федераль проекты да дәүләт программасының төп юнәлеше булып тора, ул социаль-мәдәни көнкүреш объектларын (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары) һәм коммуналь инфраструктура объектларын (су, газ, канализация челтәрләре) төзүне һәм капиталь ремонтлауны күздә тота.
“Республикада кече хуҗалыкларга аерым игътибар бирелә, алар республиканың тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерәләр – 128,1 млрд сум яки барлык категория хуҗалыкларның 44,3%ын тәшкил итә (шәхси ярдәмче хуҗалыклар - 98 млрд сум, КФХлар -30,1 млрд сум)”, - дип, ассызыклады министр.
2024 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү 1,3 млрд сумга якын. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына уңайлы эшләү һәм аларны үстерү өчен инфраструктура булдыруга, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.
Нотык барышында Марат Җәббаров дәүләт программасы буенча уңышлы гамәлгә ашырылган хуҗалыкларны билгеләп үтте, болар - Тукай районының «Единство» авыл хуҗалыгы сату-тәэмин итү кулланучылар кооперативы, Балык Бистәсе районының «Тәмле» авыл хуҗалыгы сату-тәэмин итү кулланучылар кооперативы, Алексеевск районының Н.В. Зиннәтуллин КФХсы.