ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2015 ел
шимбә
2015 елның 7 һәм июлендә Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе федераль округының Кыр көне узачак. Чарада Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Идел буе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша.
Соңгы елларда түбән уңдырышлылыкны күбрәк корылыкка, табигать шартларының үзгәрүенә сылтыйлар. Сер түгел, борчак – шыту, чәчәчк ату һәм кузаклану чорында туфрактагы дымлылыкны һәм температура үзгәрешен тоя торган культура.   Шуңа күрә тотрыклы уңыш алуга бары тик профессионаллар гына ирешә ала. Кыр шартларында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының кузаклы культуралар селекциясе бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Александра Фадеева тарафыннан үткәрелә торган тәҗрибәләр шуны раслый.

3
июль, 2015 ел
җомга
Кукмара районы «Әсәнбаш» агрофирмасы – «Сөт иле» агрохолдингының алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Әсәнбашлыларда сөт тә, ит тә бар – азыкны да нык әзерлиләр. “Әсәнбаш” агрофирмасының алдынгылар рәтендә булуы бер дә гаҗәп түгел.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Берләштерелгән ашлык компаниясе” ААҖкә 2015 елныңиюленнән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре биржасында ашлыкны интервенцияләүдә катнашу өчен аккредитацияләүне башлау буенча йөкләмә бирде.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Куркыныч табигать шартлары (атмосферадагы, туфрактагы корылык) аркасында барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмый калу максатында “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге Федераль закон, “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә
29 июньнән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең агроном-апробаторлары өчен укулар башланды.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә куян ите җитештерү буенча лидер.Илнең куян предприятиеләре 2014 елда 1,4 мең тонна ит җитештерде.  Идел буе  федеральокругына Россия күләмендә җитештерелгән гомуми куян итенең  35,4%ы туры килә. Идел буе  федераль округына Татарстан Республикасының Биектау районындагы «Токымлы куян заводы» ЯАҖ 200 тонна диеталы ит бирде, әлеге җәмгыять Калифорния токымыннан куяннар үрчетә.



1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста җиңүчеләргә 2015 елда грантлар алуга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «ЭФ-Интернэшнл» компаниясе белән берлектә «АГРОРУСЬ» XXIV халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе (Санкт-Петербург шәһәре, «Ленэкспо» күргәзмә комплексы) кысаларында 2015 елның 25 - 28августында «Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы» һәм «Иң яхшы крестьян (фермер)хуҗалыгы» номинацияләре буенча конкурслар уздыра.



30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Узган атнада Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия (МКИД) президенты, доктор Сәид Наиризи һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин Татарстанның Арча районында булдылар. Алар белән бергә «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм «Татмелиорация» ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International