Соңгы елларда түбән уңдырышлылыкны күбрәк корылыкка, табигать шартларының үзгәрүенә сылтыйлар. Сер түгел, борчак – шыту, чәчәчк ату һәм кузаклану чорында туфрактагы дымлылыкны һәм температура үзгәрешен тоя торган культура. Шуңа күрә тотрыклы уңыш алуга бары тик профессионаллар гына ирешә ала. Кыр шартларында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының кузаклы культуралар селекциясе бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Александра Фадеева тарафыннан үткәрелә торган тәҗрибәләр шуны раслый.
Июньдә дымлылык аз булуга һәм көннәр эссе торуга да да карамастан, тәҗрибә кырларында фаразлар буенча гектардан 20-30 центнер уңыш көтелә.
Күпкырлы тикшеренүләр 20 мең делянкада үткәрелә.
Андагы төрлелеккә һәм нәтиҗәләргә шаккатасың. Азык-төлек, терлек азыгы, яшелчәләр юнәлешендә яңа сортлар барлыкка килә.
Соңгы яңалыклар – борчакның пергаментсыз сортлары, аларның борчаклары җыйганда ярылмый. Бу юнәлешнең киләчәге бар, чөнки мондый борчак урып-җыю вакытында югалтуларга бирешми һәм экстремаль һава шартларында аның продуктлылыгы гадәттәгегә караганда 20-30%ка артыграк.
Селекция эшчәнлеге фәнни яктан гына түгел, ә практик яктан да кызыксыну уята. Монда хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә яңа сортлар белән танышырга, үзләренең туфрак-климат шартларына туры килә торган сортлар сайлап алырга, үстерү технологияләре буенча консультацияләр алырга мөмкин.
Александра Фадеева, күпьеллык тәҗрибәләрдән чыгып, борчак үстерү буенча теләсә нинди һава шартларында югары уңыш гарантияли торган идеаль технология эшләде.
Селекция яңалыклары һәм борчак үстерү технологияләре белән Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үзәк тәҗрибә базасы кырларында танышырга мөмкин.