Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Куркыныч табигать шартлары (атмосферадагы, туфрактагы корылык) аркасында барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмый калу максатында “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге Федераль закон, “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә

Татарстан Республикасының Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт,  Апас, Бөгелмә,  БуаЮгары Ослан,ЧүпрәлеЗәй, Зеленодольск, КайбычКама ТамагыЛаеш,  Лениногорск,  Минзәлә,  Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш,  Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәләре һәм территориаль бүлекчәләре өчен 2015 елның 1 июленнән төбәк һәм муниципальара игътибарлылык дәрәҗәсе билгеләнде.

Югарыда күрсәтелгән Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларына түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

гадәттән тыш режим кертү турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерүне тәэмин итәргә;

гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм куркыныч табигатькүренешләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар башкаруга җәлеп ителә торган көчләрнең эшсе төркемнәре составын билгеләргә;

гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча биш көн эчендә чаралар әзерләргә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча биш көн эчендә чаралар әзерләргә;

муниципаль районнарда, азык әзерләү чыганакларын билгеләп, ун көн эчендә терлек азыгының фаразланган балансын кабул итәргә.

Әлеге Күрсәтмәнең үтәлешен тикшереп тору Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International