ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанның Балтач районында “Сорнай” ҖЧҖ игенчелектәге югары уңышлары белән үрнәк булып тора. Монда баш агроном булып Фәрит Мөхәммәтҗанов эшли, ул -Татарстан Республикасының атказанган агрономы, гыйлемле белгеч, җаны-тәне белән җирне яратып эшли торган кеше.
Республиканың барлык муниципаль районнарында июльдән 10 июльгә кадәр АПК оешмаларының ашлык җыю транспорты комплексының 2015 елгы уңышны урып-җыюга әзерлеге буенча конкурслар уза.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
июльгә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 670,1 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Күпьеллык үләннәр 455,5  мең гектар җирлә чаптырылган.
Татарстанда узган тәүлектә 3568,4 тонна сөт җитештерелгәнбу үткән елның шушы чорына караганда 111,3 тоннага күбрәк. Һәр сыердан уртача 15,2 кг продукция алынган, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Узган атнада Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасының “Авыл яшьләре” IX җәйге авыл спорт уеннары узды, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татартсан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде. Щлеге чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте уздырды һәм аларда республиканың 40 районыннан 1542 кеше катнашты.
Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсендә«Идел буе кыр көне» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың эре холдинглары һәм предприятиеләре: «АК Барс холдинг» ААҖ, «Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Биопрепаратлар» ФҖБ (НПО) ҖЧҖ, «ТатНИИСХ РАСХН» ДФУ, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, «Россельхозцентр» ФДБУ, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе,   «Җиләкле алан” (“Ягодная долина») КФХ, «Казан» агросәнәгать паркы, Татарстан кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм белгечләре дә бар.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Шул максатлар өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 3 миллион сум акча бүленә – Буа районы Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов, “Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” төбәк конкурсында катнашып, шул күләмдә грант отты. Ул 10 ел инде фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, үзенең 70 гектар җире бар, шул ук вакытта ул икенче һөнәр дә үзләштерә – тавык йомыркасы җитештерү белән шөгыльләнергә уйлый. 10 мең башка исәпләнгән тавык фабрикасы якын арада аның туган авылында төзелә башлаячак.


Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Тәтеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-тиөлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимоврайонның ветеринария берләшмәсе башлыгы Ирек Садриев, «Яңа юл” ҖЧҖ җитәкчесе РифкатьЗаһидуллинавыл җирлекләре башлыклары, ветеринария белгечләре дә килгән иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасының 2015 елгы яңа уңыш ашлыгын җыюга әзерлеген кабул итү турында» 2015 елның 11 июнендәге 125/2-пр номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУ белгечләре тарафыннан 2015 елның 6 июленнән 10 июленә кадәр икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның матди-техник базасының 2015 елгы яңа уңыш ашлыгын җыюга әзерлеген тикшерү комиссиясе оештырыла.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International