Кукмара районы «Әсәнбаш» агрофирмасы – «Сөт иле» агрохолдингының алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Әсәнбашлыларда сөт тә, ит тә бар – азыкны да нык әзерлиләр. “Әсәнбаш” агрофирмасының алдынгылар рәтендә булуы бер дә гаҗәп түгел.
«Виль Кужым», «Алга», «Заря», «Әсәнбаш» бүлекчәләре Илдар Гарифуллин идарәсенә күчкәч, нәтиҗәләр озак көттермәде. Бүген филиал агрохолдингта беренче урында бара. Ел башыннан алып тагын 932 бозауга артты, бу узган ел белән чагыштырганда 30%ка артыграк. Филиалда 1395 савым сыер бар. Көнлек савым бер сыердан 19,5 килограмм тәшкил итә, Мамадыш сөт заводына 1 килограммы 18 сумнан 24тонна сөт саталар. Һәркөнне сөттән 432 мең сум табыш алалар.
Хуҗалыкта терлек азыгын актив әзерлиләр – бүгенгә 1500 тонна печән, 7000 тонна сенаж әзерләнгән.
Агрофирмада быел шактый зур мәйданда яңа техник культура – рыжик чәчкәннәр. Аның орлыгыннан май алырга мөмкин, ә сыгынтысы катнаш азыкка өстәлмә итеп кулланыла.
«Әсәнбаш»та быел составына шул компонентлар керә торган катнаш азык җитештерүне дә көйләп җибәрделәр.