Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре биржасында ашлыкны интервенцияләүдә катнашу өчен аккредитацияләү башлану турында хәбәр итә

2015 елның 3 июле, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Берләштерелгән ашлык компаниясе” ААҖкә 2015 елныңиюленнән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре биржасында ашлыкны интервенцияләүдә катнашу өчен аккредитацияләүне башлау буенча йөкләмә бирде.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен ашлык интервенциясен уздыра. Без моңа авыл хезмәтчәннәре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенә тотрыклы һәм тиешле бәяләр булдыруда мөһим инструмент буларак карыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин.

Дәүләт сатып алу интервенцияләрен уздыруга әзерләнү барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2015-2016 елларда дәүләт сатып алу интервенцияләрен уздырганда 2015 ел уңыш ашлыгына минималь бәяләрнең чик күләмнәрен билгеләү турында боерык әзерләнде һәм ул Россиянең Тарифлар буенча хезмәте белән килештерелде; ашлык саклау (6 000 000 тоннадан артык) оешмаларын сайлап алу буенча конкурслар үткәрелде; 2015-2016 елларда дәүләт сатып алу интервенцияләрен уздыру буенчабиржа сәүдәләре кагыйдәләренә үзгәрешләр эшләнде һәм расланды; 2015 елгы уңышның интервенция фонды ашлыгын иминләштерү оешмаларын сайлап алу буенча конкурс үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча «РСХБ – Страхование» ИК ААҖ иминият оешмасы сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International