Татарстан Республикасының «Токымлы куян заводы» ЯАҖ куян итен җитештерү күләмен елга 650 тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә куян ите җитештерү буенча лидер.Илнең куян предприятиеләре 2014 елда 1,4 мең тонна ит җитештерде.  Идел буе  федеральокругына Россия күләмендә җитештерелгән гомуми куян итенең  35,4%ы туры килә. Идел буе  федераль округына Татарстан Республикасының Биектау районындагы «Токымлы куян заводы» ЯАҖ 200 тонна диеталы ит бирде, әлеге җәмгыять Калифорния токымыннан куяннар үрчетә.

Россия  шулай ук куян итен чит илләргә дә чыгара. Мәсәлән, 2014 елда экспорт күләме 792,7 тонна тәшкил итте. Куян ите продукциясенең төп импортеры -  Беларусь Республикасы.   «Токымлы куян заводы» ЯАҖ эчке һәм тышкы базарга сыйфатлы куян ите, куян тиресе һәм токымлы куяннар чыгара.  

Эчке базарда куян итенә ихтыяҗның кимүе халыкның кереме түбән булуга һәм Кытайдан һәм башка илләрдән керә торган продукциядә антибиотиклар, вируслы, бактерияле матдәләр булуга бәйле. 2015 ел ахырына куян ите базарының күләме 4,3 мең тоннага кадәр кимергә мөмкин.  Россия базарын куян ите продукциясе белән тәэмин итү өчен әлеге тармакны сәнәгати масштабта үстерергә кирәк.

«Токымлы куян заводы» ЯАҖ динамик рәвештә үсә, монда яңа мәйданнар барлыкка килә, диеталы куян итен елга 650 тоннага кадәр җитештерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International