Татарстанның Арча районында мелиорация программалары уңышлы гамәлгә ашырыла

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Узган атнада Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия (МКИД) президенты, доктор Сәид Наиризи һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин Татарстанның Арча районында булдылар. Алар белән бергә «Татмелиоводхоз» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм «Татмелиорация» ААҖнең генераль директоры Әнвәр Залаков йөрде.

Вәкиллекле делегация  «Кырлай” агрофирмасының Үтнә һәм Иске Кырлай авыллары янындагы сугарулы бәрәңге җирен карадылар, Арча сугару системасын төзүнең барышы белән таныштылар, ул “2014-2020 елларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сугаруны үстерү” ФМП буенча финанслана.

«Кырлай» АФында быел бәрәңге 930 гектарда чәчелгән, узган елга караганда   330 гектарга күбрәк. Сугарулы җирләрнең зур табыш китерүен исәпкә алып, быел сугарулы мәйданнарны арттырдылар, Үтнә елгасында гидротехник корылмалар белән яңа плотина төзелде. Хуҗалыкта соңгы 2 елда мелиорацияне үстерү буенчафедераль һәм республика программалары буенча 1313 гектар мәйданда сугарулы кишәрлекләр төзелде, моның өчен 19,2 км магистраль торбалар сузылды, 17 комплект яңгыр яудыру машинасы, 12 насос станциясе сатып алынды, сулык төзелде һәм 2 ремонтланды. Узган ел бәрәңге уңышы, сортына карап, гектардан 450дән 650центнерга кадәр булды.

«Агро-Сервис» җәмгыяте җитәкчесе Габделхәй Кәримов сүзләренә караганда, сугару исәбенә генә шундый уңышка ирешеп булмый. Хуҗалыкта барлык технологик таләпләргә зур игътибар бирелә. Әмма сугарусыз уңыш 3 мәртәбә кимрәк булыр иде, чөнки вегетаци чорының иң уңай шартларында да җәйге явым-төшем бәрәңге уңышын гектардан 150-160 центнердан артырмый.

Узган ел сугарулы җирдән чөгендер уңышы да яхшы булды - 800 ц/га, аш чөгендере - 350 ц/га, кишер – 300 ц/га, кукуруз 3 метрга кадәр үсте.

Агрофирмада 12 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге һәм яшелчә саклау урыннары бар. Яшелчә эшкәртү буенча яңа цех төзелеп бетә. Хуҗалык сугарулы җирләрне алга таба да арттырырга планлаштыра.

Марс Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, сугарулы җирләр бөтен дөньяда авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү факторларыннан иң мөһиме санала. Соңгы еллардареспублика һәм федераль дәрәҗәдә мелиорация тармагын үстерү буенча төрле чаралар күрелә башлау да очраклы гына түгел. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр” программасы кабул ителде. Быел бу программа тагын 3 елга - 2017 елга кадәр озайтылды.  Аны гамәлгә ашыру кысаларында 59 буада ремонт- торгызу эшләре башланды. Гомумән алганда, төрле программалар буенча быелреспублика мелиораторлары тарафыннан 172 мелиорация объектында төзү һәм ремонт-торгызу эшләре башланды. 3 мең гектардан артык сугарулы җирләрне куллануга кертү планлаштырыла.

Кунаклар агрофирма эшен югары бәяләделәр һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International