ТИПКАда авыл хуҗалыгы предприятиеләре оешмалары агрономнарына укулар оештырылды

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

29 июньнән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең агроном-апробаторлары өчен укулар башланды.

Курсларда белгечләр бәрәңгекузаклы һәм бөртекле, эфир-май культуралары, көнбагыш, шикәр чөгендере сортларын чыгару һәм сынау буенча лекцияләр укыйячаклар. Шулай ук районлаштырылган сортларга характеристикалар турында, сортларны сынауны оештыру һәм сынау документларын тутыру турында, авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларыннан пробалар сайлап алу һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын ирекле сертификацияләү турында сөйлиячәкләр.

Уку программасы буенча шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының тәҗрибә кырларында күчмә утырышлар да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International