Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста җиңүчеләргә 2015 елда грантлар алуга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
Конкурста җиңүчеләр алдында чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов, Татарстанда төрле юнәлештәге 1100дән артык гаилә фермасы бар, дип билгеләп үтте. Алар 2010 елда республикадагы корылык аркасында эре хуҗалыклар зыян күргәннән соң төзелә башладылар. Тагын 100дән артык терлекчелек объекты төзелеп килә.«Шулкадәр санда гаилә фермалары Россиянең бер төбәгендә дә юк», – диде министр.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә әлеге проектка бөтен Россия кушылды. Шуңа күрә программакатнаш үзенчәлеккә ия: КФХ хуҗаларына финанс чаралары федераль һәм төбәк бюджетлардан бүлеп бирелә.
Авылларда шәхси эшкуарлык тамыр җәйгән районнарны да атап китте министр. Кукмара районын мисалга китерергә була, монда гаилә фермаларында терлекләр саны арта бара. Зеленодольск районында күркәләр үстерү буенча тулы бер кластер барлыкка килде. Берничә ел элек мондый проекты гамәлгә ашыру инициативасы белән Илнур Мадьяров чыккан иде. Хәзер аның белән бер кооперациядә эшләүчеләр Татарстан Республикасының күп районнарында күркә үрчетү белән шөгыльләнәләр. Илнур Мадьяровның үз хуҗалыгында 9 меңнән артык кош исәпләнә. Эшкуар үзе катнаш азык әзерли, күркәләрне үстерә, аннары суя, ярымфабрикатлар әзерли, эшкәртүне дә үзе оештыра. Аграр бизнес буенча аның партнерлары да шулай эшли.
Шундый проектларда катнашучыларга «Лизинг-грант» программасы буенча җайланмаларның бәясен 70 %ка кадәр киметү рәвешендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандыра министр – республика дәрәҗәсендә шундый карар кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча тагын берничә программа кабул ителүгә аерым тукталды. Аерым алганда, 5-7 савым сыерга исәпләнгән мини-фермалар буенча. Андый производстволарга бүгенге авыр икътисадыйшартларга бирешмәскә җиңелрәк, дип саный министр.
Аграр ведомство фикеренчә, барлык килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен терлекчелек фермасы хуҗасы һәрвакыт шунда булырга тиеш. «Хуҗа үз предприятиесеннән 250 км ераклыкта яши икән – бу авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә аяк чалырга мөмкин», – дип, үз фикерен белдерде Марат Әхмәтов. Шуңа күрә киләчәктә Татарстанда авылларда кече гаилә фермаларын үстерүгә зур игътибар биреләчәк.
Быел шундый хуҗалыклар үстерүгә 360 млн. сум акча каралды, шулардан 345 млн. сумын сыерлар тотучы шәхси хуҗалыклар алачак (бер сыерга 3 мең сум), 15 млн. сум кәҗә асраучыларга биреләчәк. Бер кәҗәгә 1 мең сум. Бу акчаларны терлекләр өчен печән һәм фураж алуга тотарга мөмкин. Моннан тыш, министр әйтүенчә,Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча килешү төзелгән. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 400 млн. сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла. Шәхси хуҗалыкларга, мини — фермаларга һәм авылда башка кече хуҗалыкларгаигътибарны арттырырга кирәк. «Хосусый милекчелек зур көчкә ия. Һәркем үзенә эшли. Бу кече хуҗалыкларны тотучылар өчен дә, шулай ук дәүләт өчен дә файдалы», –дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.