2015 елның 7 һәм 8 июлендә Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе федераль округының Кыр көне узачак. Чарада Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Идел буе авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша.
Төбәкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә яңа технологияләр презентациясе була, төбәктә иң зур авыл хуҗалыгы техникасы экспозициясе һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре продукциясенең сату-күргәзмәсе ачыла.
Программада шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары күргәзмәсен оештыру каралган, анда Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән 25тән артык оешма катнаша. Килүчеләргә нәселле эре мөгезле терлекләрнең, атларның, сарыкларның, кошларның, куяннарның һәм балыкларның төрле токымнарын күрсәтәчәкләр. Конкурс уздыру өчен халыкара дәрәҗәдәге экспертлар чакырылган. Чарада шулай ук терлек азыгына өстәлмәләр, ветеринария препаратлары, шулай ук терлекчелек өчен заманча техник чаралар җитештерүче оешмалар да катнаша.
«Игенчелек” блогы кысаларында рапсның, кукурузның һәм башка бөртекле культураларның перспективалы сортлары чәчүлекләренең тәҗрибә кишәрлекләре күрсәтеләчәк, аларның һәркайсы өчен үсемлекләрне яклауның заманча комплекслы системасы кулланыла. Авыл хуҗалыгы җитештерүе белгечләре төрле ашламаларның уңыш алуга тәэсирен бәяли алачаклар.
Икенче көн программасында төп вакыйгаларның берсе – җир сөрүчеләр конкурсын үткәрү, анда өлкә районнарыннан 30га якын иң яхшы механизаторлар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Моннан тыш, игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә төрле темалар буенча семинарлар һәм консультацияләр үткәреләчәк. Чарада катнашучылар ике көн эчендә авыл хуҗалыгы оешмаларының, фәнни, мәгарифучреждениеләренең һәм Түбән Новгород өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ресурслары министрлыгының белгечләре чыгыш ясаячаклар.
Форумның эшлекле программасы кысаларында экспертлар авылны үстерүнең социаль программалары, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләнмәләре турындагы үз идеяләре белән бүлешәчәкләр. Банклар һәм дәүләт хакимияте органнары чарада катнашучыларга авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйлиячәкләр.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, механизаторлар, фермерлар, агрономнар,чиновниклар, крестьян хуҗалыклары милекчеләре Эксперт советы утырышын үткәрәчәкләр, анда Идел буе федераль округында тармак үсешендәге перспективалар хакында фикер алышу булачак, куелган техника белән танышачаклар һәм Түбән Новгород өлкәсенең эре җитештерү объектларында булачаклар.
“Идел буе федераль округының Кыр көне” күргәзмәсенә Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры башлыгы Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге аграрчылар делегациясе барачак.Бу форумда Татарстан Республикасыннан «Агромастер» ПК ҖЧҖ, Казаньсельмаш, «Татагрохим-сервис» ААҖ, «Агро-Идея» ҖЧҖ, «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы» ААҖ кебек авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләре катнаша.
Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында игенчелек һәм терлекчелектәге үз казанышларын «АК Барс холдинг» ААҖ, «Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Биопрепаратлар» ФҖБ (НПО) ҖЧҖ, «ТатНИИСХ РАСХН» ДФУ, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, «Россельхозцентр» ФДБУ, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, «Җиләкле алан” (“Ягодная долина») КФХ, «Казан» агросәнәгать паркы, Татарстан кулланучылар берлеге күрсәтәчәкләр.
Шулай итеп, “Идел буенда кыр көне – 2015” күргәзмәсендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыннан 24 оешма катнашыр дип көтелә, аларның экспозицияләре күргәзмә мәйданчыгының 850 кв. метрын билиячәк.