Буа районы Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов тавык фабрикасы төзергә җыена

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Шул максатлар өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 3 миллион сум акча бүленә – Буа районы Әлки авылыннан фермер Фидаил Фәхретдинов, “Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” төбәк конкурсында катнашып, шул күләмдә грант отты. Ул 10 ел инде фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, үзенең 70 гектар җире бар, шул ук вакытта ул икенче һөнәр дә үзләштерә – тавык йомыркасы җитештерү белән шөгыльләнергә уйлый. 10 мең башка исәпләнгән тавык фабрикасы якын арада аның туган авылында төзелә башлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International