Республиканың барлык муниципаль районнарында 6 июльдән 10 июльгә кадәр АПК оешмаларының ашлык җыю транспорты комплексының 2015 елгы уңышны урып-җыюга әзерлеге буенча конкурслар уза.
Конкурс ашлык суктыру комбайннарын, автотранспорт чараларын, ындыр табагы җайланмаларын вакытында һәм сыйфатлы итеп бөртекле культураларны җыюга әзерләүне тәэмин итү максатларында оештырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, АПКның ведомство оешмалары һәм предприятиеләре, агрохолдинглар белгечләре составындагы комиссия республика районнарына чыкты.
Комиссия ашлык суктыру комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык чистарту һәм киптерү машиналарының әзерлеген, ашлык җыю чорында хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук урып-җыюда катнашучы механизаторларга хезмәт хакы һәм матди кызыксындыру чаралары түләү мәсьәләләренә дә аерым игътибар биреләчәк.
Комиссия эше йомгаклары АПК оешмаларын бәяләү күрсәткечләре белән беркетмә төзеләчәк. Конкурс материаллары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенә Министрлык коллегиясендә карауга әзерләү өчен тапшырыла.