Тәтеш районы Байраш авылында участок ветеринария пункты ачылды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Тәтеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-тиөлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимоврайонның ветеринария берләшмәсе башлыгы Ирек Садриев, «Яңа юл” ҖЧҖ җитәкчесе РифкатьЗаһидуллинавыл җирлекләре башлыклары, ветеринария белгечләре дә килгән иде.

Республика программасы буенча төзелгән яңа ветеринария пункты участок ветеринария табибына эшләү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазландырылган.

Модуль-блок бинасында ветеринария даруханәсе, ясалма орлыкландыру бүлмәсе, манеж-операция бүлмәсе һәм мөдир бүлмәсе урнаштырылган.

Кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклар эчкә узып, авыл халкы өчен шатланып, яңа бинаның бөтен бүлмәләрен карап чыктылар.

Илдус Баһаутдинов – тәҗрибәле, җаваплы хезмәткәр, югары белемле, үз эшенең остасы. Тәтеш районында ул 22 ел эшли инде. Диплом алды практикасын Тәтеш районы авылларында уза: Бессоновода, КилдештәтагынМонастырский һәм   Никифоровка авылларында эшли. Байраш участогында 2005 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Тумышы белән ул үзе Буа районыннан булса да, бу якларны бик якын итә.

 «Эшемне бик яратам, – дип сөйли ул. – Эшләгәнеңнең нәтиҗәләре, ветеринария ярдәменнән савыккан хайваннар аеруча сөендерә. Сыерлар еш имгәнәләр, ә бозаулар ашказаны-эчәк авыруларыннан интегәләр. Мин эшли торган чорда участокта сыерлардагы лейкоз авыруы тулысынча бетерелдебарлык йорт хайваннары котыру авыруыннан прививкаланды. Һәр йортка даими рәвештә кереп йөрибез, аларның хәлләрен белешеп торабыз. Хәзер инде шундый күркәм шартларда тагын да яхшырак эшлисе генә кала».

Авыл халкы да республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. «Ветеринария пунктының бик җайлы урында ачылуы да бик сөендерә, – диде хезмәт ветераны Гөлсинә Хәсәнова. – Ике кызым – Гөлфирә, Илсия һәм киленем Гөлнара да сыер савучы булып эшлиләр.Үзем дә гомер буе сыер саудым.Үзебезнең хуҗалыгыбыз да зурөч сыер, ике үгез, ике тана, 12 сарык, казлар һәм тавыклар асрыйбыз, шуңа күрә безнең өчен дә, бөтен авылыбыз һәм тирә-як авыллар өчен дә бу бик икрәкле учреждение».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International