Киңәшмәне министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.
Чарада республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ГКУ белгечләре, республиканың нәсел предприятиеләре директорлары катнашты.
Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны терлек азыгы әзерләү буенча баланс комиссияләренең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Гомумән алганда, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарыннан кала, терлек азыгы әзерләү уңышлы бара. Азык сыйфатын лаборатор тикшерүләр нәтиҗәләре дә сөендерә. Шул ук вакытта министр урынбасары әзерләнгән терлек азыгы буенча муниципаль районнар тарафыннан бирелә торган белешмәләрнең дөрес булырга тиешлегенә аерым басым ясады.
“Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ башлыгы Илсур Закировреспубликада яшь бозаулар үстерүнең торышы турында чыгыш ясады. Ул 6 ай эчендә туган бозаулар буенча уңай динамика күзәтелүе хакында билгеләп китте. Ясалма аталандыру мәсьәләләренә тукталды һәм ясалма аталандыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бирелгән белешмәләре дөреслеккә туры килми торган районнарны атады. Шулай ук ул республикада үзебезнең татар җирлеге токымыннан булган атларны үрчетергә кирәкленә тукталды.
Төп нотык белән министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, терлекчелек буенча җитештерү нәтиҗәләре уңай.
Июньдә сөт җитештерү күрсәткече 3%ка арткан, ел башыннан алып артым 4 % тәшкил итә, алты ай эчендә 589 мең тонна сөт савылган.
Республикада 1 июльгә эре мөгезле терлекләр саны 754,9 мең баш исәпләнә, ел башына уңай динамика күзәтелде (102%). 156,6 мең баш бозау туган (101%).
179,6 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елның шушы чорына карата 104% тәшкил итә. Июльдә үсеш - 3%.шул исәптән сыер ите буенча артым - 2%, кош ите буенча - 5%.
Ел башыннан алып эре мөгезле терлекләр саны Ютазы, Әлки, Кукмара, Минзәлә, Буа, Бөгелмә, Әгерҗе, Чүпрәле районнарда арткан. Бу күрсәткеч буенча Чирмешән, Зеленодольск, Тәтеш, Әлмәт, Менделеевск,Түбән Кама районнары калыша.
Мамадыш, Ютазы, Әлки, Бөгелмә, Аксубай, Биектау, Кукмара, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында сөт җитештерүнең әзрәк артуы күәзтелә. Әгерҗе, Чирмешән, Тәтеш, Түбән Кама, Чистай, Мөслим районнарында сөт җитештерү күләмнәре түбән.
Киңәшмә барышында министр урынбасары алда булачак киңәшмәдә әлеге тармактагы эш йомгаклары буенча хисаплары тыңланачак районнарга йөкләмәләре бирде.