8 июльгә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 670,1 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Күпьеллык үләннәр 455,5 мең гектар җирлә чаптырылган.
Бүгенге көнгә шартлыча бер баш хайван өчен өчен 11,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Кышлыкка 513,1 мең тонна печән, 151,8 мең тонна сенаж һәм 4,0 мең тонна ботак азык әзерләнгән. Моннан тыш, 6,0 мең тонна сенаж запас итеп махсус төргәкләрдә әзерләнгән – шул рәвештәге азык кыш буена үзенең туклыклылыгын саклап кала.
Печән һәм сенаж әзерләү Арча, Лаеш, Азнакай һәм башка районнарда яхшы куелган.
Шул ук вакытта Югары Ослан, Чүпрәле, Әлки, Зеленодольск, Мөслим, Кама Тамагы һәм башка кайбер районнарда шартлыча бер баш хайванга бары тик 6,9 - 9,7 центнер гына азык әзерләнгән әле.