Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсендә «Идел буе кыр көне - 2015» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшендә катнаша

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Түбән Новгород өлкәсендә«Идел буе кыр көне» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың эре холдинглары һәм предприятиеләре: «АК Барс холдинг» ААҖ, «Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ГКУ, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Биопрепаратлар» ФҖБ (НПО) ҖЧҖ, «ТатНИИСХ РАСХН» ДФУ, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, «Россельхозцентр» ФДБУ, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе,   «Җиләкле алан” (“Ягодная долина») КФХ, «Казан» агросәнәгать паркы, Татарстан кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм белгечләре дә бар.

“Идел буенда кыр көне – 2015” күргәзмәсендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыннан барлыгы 24 оешма катнаша, аларның экспозицияләре күргәзмә мәйданчыгының 850 кв. метрын били.

Түбән Новгород өлкәсендә «Идел буе кыр көне — 2015» күргәзмәсен ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты. «Россиядә, Европаның башка илләре белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы җитештерүен алып бару күпкә авыррак, бу һава торышының һәм климат шартларының үзгәреп торуына бәйле. Без моны тәүлегенә 24 сәгать истә тотарга һәм буш сүзләрдән, буш вәгъдәләрдән ерак торырга тиеш. Безнең илдә дәүләт, крестьянга йөзе белән борылып, үз халкыңны ашатырга тиеш, дигән бурычны күптән куйганы юк. Моның өчен дәүләт ягыннан да, эшкуарлык җәмгыяте ягыннан да зур инвестицияләр таләп ителә. Моның өчен күпме эшләргә кирәклеген без бик яхшы аңлыйбыз. Алда – эшнең очы-кырые юк», - дип ассызыклады Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

Александр Ткачев фикеренчә, «Идел буе кыр көне” тупланган тәҗрибәне төбәктән төбәккә тапшыру, хезмәттәшләр һәм галимнәр белән очрашу, яңа технологияләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән танышу өчен иң уңай мәйданчык.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International