Татарстанның Балтач районында “Сорнай” ҖЧҖ игенчелектәге югары уңышлары белән үрнәк булып тора. Монда баш агроном булып Фәрит Мөхәммәтҗанов эшли, ул -Татарстан Республикасының атказанган агрономы, гыйлемле белгеч, җаны-тәне белән җирне яратып эшли торган кеше.
Хуҗалыкта чәчүлекләргә зур игътибар бирелә. “Сорнай”ның 4082 гектар чәчүлек җире бар. Шулардан 930 гектарны күпьеллык үләннәр били, 23%ка якын, шуннан 80 гектар – орлыклы үләннәр. Ел саен 400-500 гектарҗирдә үләннәр яңартылып тора. Шуңа күрә аларда “карт” чәчүлекләр юк һәм уңыш та югары була. Быел беренче чабымнан хуҗалык 250 центнер яшел масса җыеп алды. 500-600 гектар җирдә әче туфракны известьлау бара. Туфракны эшкәртү чәчү мәйданнарының структурасын исәптә тотып башкарыла 0 мәйданның яртысы тирәнтен сөрелә, ә яртысы бик тирәнгә төшмичә, өстәнрәк йомшартыла гына.
200 гектарны чиста пар гына били – күп түгел, әмма ул җиргә, шулай ук иртә җыела торган культураларкырына ел саен 28 мең тоннага кадәр өлгергән черемә чыгарыла. Бер гектарга 7 мең тонналап черемә кертелә.Тагын башка кырлардан вакланган салам һәм күпьеллык үләннәрнең калдык тамырлары кертелә, яңа уңыш белән юкка чыккан тукландыру матдәләре шул органика исәбенә тулыландырыла.
- Органиканы күбрәк фермаларга якынрак кырларга гына чыгарабыз, чөнки безгә бу бик кыйммәткә төшә, - дип сөйли Фәрит Мөхәммәтҗанов.
Тәҗрибәле баш агроном күпертеп сөйләргә яратмый. Хуҗалыкта да шулай куелган. Җәмгыятьнең генераль директоры Тәүфыйкъ Гыйләҗев белгечләрне тормышка “томанлы күзлек аша” карап яшәргә түгел, кыенлыклардан курыкмыйча, нәтиҗәгә эшләргә өйрәтә. Ничек дисәк тә, “Сорнай”да эшләр әйбәт бара. Быел беренче чабымнан 1100 тонна печән һәм 2500 тонна сенаж әзерләделәр. Хәзер икенче чабым өлгереп килә.Берьеллык үләннәрнең дә, катнаш азыкның да өлгереше начар түгел. Траншеяларда узган елгы сенаж запасы да бетмәгән әле. Хуҗалыкта быел да терлекләр өчен җитәрлек итеп азык әзерләргә уйлыйлар.