Узган атнада Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасының “Авыл яшьләре” IX җәйге авыл спорт уеннары узды, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татартсан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде. Щлеге чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте уздырды һәм аларда республиканың 40 районыннан 1542 кеше катнашты.
Әйтергә кирәк, республикада милли уеннар киң колач ала бара. Шунысы куанычлы, авылда игенчелектә, терлекчелектә сыйфатлы продукция җитештерүчеләр өчен махсус уеннар үткәрелә. Беренче мәртәбә алар 1998 елда Зеленодольск шәһәрендә үткәрелгән иде. Ул чакта әле, беренче булганга күрәдер инде, 43 районнан 28 генә катнашкан иде. Уеннар ике елга бер үткәрелә. Аннары эстафетаны Буа алды, Чистай, Зәй, Мамадыш,Алабуга муниципаль районнарында да узды, ике тапкыр Минзәләдә булды, быел исә - тагын Мамадышта.
«Авыл яшьләре» ярышларын ачу тантанасы алдыннан шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов,Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясадылар. Аннары митингта катнашучылар Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.
Ярышларны ачу тантанасы шул ук көнне шәһәр стадион-ипподромында булды. Парадны Минзәләдә узган 2013 елгы уеннарда гомумкоманда беренчелеген откан Саба районы уенчылары ачты. Аннары мәйдан аша башка районнар вәкилләре узды.
Кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында сәламәт тормыш рәвешен алып баручыларның саны елдан-ел арта баруы сөендерә, дип белдерде. “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмудов, уеннарның финал өлеше монда катнашучыларның спорттагы матур традицияләрне дәвам иттерүләрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, авыл спортын үстерүгә тагын бер адым ясау булачак дип ассызыклады.
«Авыл яшьләре» уеннарын ачуга шулай ук Алексеевск, Арча, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч,Саба муниципаль районнары башлыклары, Биектау районы башлыгы урынбасары килгәннәр иде.
Ярышларга 28 районнан сыер савучылар һәм 31 районнан механизаторлар килгән иде. Уеннар программасына 16 спорт төре буенча ярышлар кертелгән иде. Ярышлар җиңел атлетика, көч куллану гимнастикасы саву аппараты АДУ-1не сүтү һәм җыю буенча үткәрелде. Шәхси беренчелектә ирләр арасында җиңүчеләр: Саба районыннан Олугбек Вайисов, Актаныштан Ирек Мөхәммәтов, Мамадыш районыннан Ирек Шәйхетдинов; хатын-кызлар арасында: Аксубай районыннан Татьяна Сулбаева, Менделеевск районыннан Венера Гыйльметдинова һәм Кукмара районыннан Римма Рәхмәтуллина.
Гомумкоманда зачетында җиңүчеләр: Мамадыш, Саба, Кукмара, Актаныш, Балтач, Биектау районнары командалары.