Татарстанда узган тәүлектә 3568,4 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елның шушы чорына караганда 111,3 тоннага күбрәк. Һәр сыердан уртача 15,2 кг продукция алынган, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Ел башыннан алып савым 26,9 тоннага кимегән. Кичәге көнгә караганда 5 тоннага кимегән.
Чагыштырмача тотрыклы нәтиҗәләр республиканың Әтнә, Сабә, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш,Биектау муниципаль районнарында күзәтелә.