Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат тәкъдим итү өчен кандидатура билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү уздырылды. Праймериз Теннис академиясе мәйданчыгында узды. Чарада барысы 4 меңгә якын кеше катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына праймериз уздыру буенча инициатив төркем рәисе Илгиз Хәйруллин журналистларга хәбәр иткәнчә, сйлаучыларның 98 проценты килгән.
Республиканың Югары Ослан районында кышлыкка терлек азыгы әзерләүдә «Заволжье» АПК ҖЧҖ алда бара. Монда бүгенге көнгә азык әзерләү буенча механикалаштырылган отряд тарафыннан 2,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган һәм җыелган.
Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" күргәзмәсе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкарма директоры Петер Грокус, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы компанияләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Роберт Сибъгәтовның сөтчелек фермасы элеккеге «Красный дол» совхозының сөт-товар фермасы территориясендә урнашкан. Соңгы елларда монда хуҗалар алышынды, ә терлекчелек биналары таркалды, терлекләр саны кимеде.
Ирригация һәм дренаж буенча халыкара комиссия (МКИД) президенты, доктор СәидНаиризи һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин “Идел буенда Халыкара кыр көннәре” күргәзмәсе һәм “Эшкуарлык – Россиянең үз-үзен тәэмин итүенә юл” Конгрессы эшендә катнашу өчен Казанга килделәр.