Татарстанның Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

24 августта Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, монда шәһәр халкы һәм аның кунаклары җирле җитештерелгән товарлар сатып ала алдылар.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясеннән ит, сөт, тавык ите, эремчек, май, бал, яшелчәләр, башка азык-төлек продуктлары һәм әйберләр бар иде.

«Үзебезнең оста куллар эшләгән милли киемнәрдәге курчаклар да игътибар үзәгендә булды, әйтерсең лә, тере чибәрләр. Мәскәүдәге киленемә бүләк итеп алдым әле берсен», - дип сөйләде халык кәсепләре осталары күргәзмәсендә булган Сәмига Хәмидуллина.

Ярминкәдә шулай ук Азнакайда җитештерелгән каймактан, йогыртлардан, төрле сырлардан һәм пешкән ризыклардан авыз итеп карау мөмкинлеге дә бар иде. Күпләре кышка әзерләү өчен яшелчә сатып алырга ашыкты.

«Җирле эшкуарларның, крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның продукциясен халыкка сату өчен алга таба да мондый ярминәләр оештырылачак. Барыгызны да көзге ярминкәләргә чакырабыз», - дип хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шамсетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International