Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы районнының “Чынлы” ҖЧҖ игенчеләре беренчеләрдән булып бөртекле культураларны җыеп бетерделәр. Кыр эшләрен оста оештырып, дустанә, күмәкләшеп эшләү нәтиҗәсендә урып-җыю кампаниясе уңышлы тәмамланды дип әйтергә була. Комбайнчылар 2800 гектар мәйданда ашлык җыеп суктырдылар. Гомуми җыелган уңыш - 73815 мең центнер, уртача уңдырышлылык гектардан26,3 центнер тәшкил итә. Бу – Чүпрәле районында иң зур күрсәткеч. Уңышның күпчелек өлешен бодай тәшкил итә - 25000 центнер. Алдынгы механизатор Илдус Зәмдиханов «Тукано» комбайнында 15578центнерга якын ашлык суктырган. Комбайнчылар Рәфикъ Шәйдуллов, Илгиз Миначев, Рифкать Хәсәнов, Радик Төхвәтуллов, Фәнис Вәлиев һәм Ингель Җәббаров шулай ук югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
«Урып-җыюга үзеннән зур өлеш керткән барлык хезмәтчәннәргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, хезмәтегездә уңышлар, исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар телим! Имин һава шартлары булган кайбер елларда 140 меңцентнер ашлык җыйган вакытлар да булды», - диде “Чынлы” ҖЧҖ директоры Барис Гафуров.
Бу көннәрдә хуҗалыкта туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү эшләре бара. 600 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчелгән инде. Азык әзерләү дә яхшы темплар белән бара: 9300 тонна сенаж салынган, 1500 тоннадан артык печән әзерләнгән.