Татарстан аграрчылары Санкт-Петербургта «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсендә катнашалар

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Бу елның 22-30 августында Санкт-Петербургта «ЛЕНЭКСПО» күргәзмә комплексында 24 нче «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе узачакБүген анда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китте.

Күргәзмә-ярминкәдә катнашучылар АПК һәм машина төзелеше өлкәсендә фәнни эшләнмәләр һәм инновацияләр, авыл хуҗалыгы техникасы, ашамлыклар, азыкка өстәлмәләр, ашламалар, орлыклар, бакча инвентарьлары, төрү-төргәкләү җайланмасы һәм азык эшкәртү сәнәгате өчен материаллар һ.б. күрсәтәчәкләр.

Ленинград, Липецк, Пенза, Новгород, Омск, Орел, Оренбург, Кемерово, Самара, Саратов, Тамбов өлкәләре,Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Мордовия Республикасы күмәк экспозицияләр әзерләделәр.

Татарстан Республикасыннан күргәзмә-ярминкәдә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе катнаша.

«Агрорусь-2015» халыкара күргәзмәсе кысаларында 25 августта авыл кооперативларының III Бөтенроссиясъезды узачак, 26 августта – «Авыл территорияләрен үстерүдә яшьләр» авыл яшьләре төбәкара форумы; Ленинград өлкәсенең 12 нче «Ак төннәр - 2015» нәселле хайваннар күргәзмәсе һәм Аучылык көне узачак. 27августта Ленинград өлкәсе Көне була.

Күргәзмәдә шулай ук «Челтәр һәм ваклап сату» программасы эшлиул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр белән сәүдә челтәрләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Агрорусь-2015» күргәзмә-ярминкәсе күп еллар буена Санкт-Петербург кешеләре һәм аның кунаклары өчен көтеп алына торган бәйрәм. Ярминкә көннәрендә азык-төлек продуктлары, бал, гөмбә, җиләк-җимеш, төрле үләннәр, бакча кирәк-яраклары, көндәлек товарлар сатып алырга мөмкин. Кунаклар өчен Йорт хайваннары фермасы, Балык базары, Бал рәтләре ачыла. Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләрне Бал көне, иҗат коллективлары чыгышлары, атларда йөрүләр һәм башка мәдәни-күңел ачу чаралары көтә.

«Агрорусь» күргәзмә-ярминкәсен Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе хакимиятләренең рәсми ярдәме белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International