Узган атна ахырында Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы “Нива” ҖЧҖ базасында «Ростсельмаш» комбайн заводы үзенең яңа эшләнмәләрен - югары җитештерүчәнлекле «RSM 161» ашлык җыю комбайнын һәм «RSM 1401» азык җыюкомбайнын тәкъдир итте.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм кызыксынган хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
Катнашучылар яңалыкларның техник тасвирламалары белән таныштылар, комбайннарны кырда эшләтеп карадылар һәм эшнең нәтиҗәсен тикшерделәр. Теләүчеләр ашлык җыю комбайнында тест-драйв та уздылар.
Презентациядә катнашучыларның күбесен «RSM 161» ашлык җыю комбайны кызыксындырды. Бу яңалыкның түбәндәге өстенлекләре билгеләнде:
- дымлылык югары булганда да эшли;
- югары җитештерүчәнлек, сезонга 2000 гектардан артык төрле культуралар җыя;
- яңартылган дизайн;
- компьютерлаштырылган җайланмалар;
- көчле 360лы экономияле двигатель;
- тулы привод, тәгәрмәч эзләрен көйләү.
«RSM 1401» азык җыю комбайны быел Зәй муниципаль районының “Нива” ҖЧҖ кырларында тәҗрибә узды һәм сатып алу өчен планлаштырылды.
Россиянең яңа буын урып-җыю техникасы - «RSM 161» комбайны «Ростсельмаш» комбайн заводы» ҖЧҖнең җыю конвейерыннан бу елның июнь аенда чыкты. Татарстанда аны сату, аңа гарантияле һәм техник хезмәт күрсәтү белән «МК «Тарос» ҖЧҖ компаниясе шөгыльләнә.