Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров букультураларны җыюның барышы белән танышты.
Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында кичә бәрәңге һәм шикәр чөчендере чыгарырга керештеләр. Монда 280 гектар сугарулы мәйданда бәрәңге үстерделәр. «АгроИнвест» ИК ЯАҖнең (бу КФХ шуның составына керә) баш агрономы Флүр Гәрәев сүзләренә караганда, гектардан уртача 350шәр центнер бәрәңге алырга планлаштырыла. Быел шунда ук яңа «Ред Леди» бәрәңге сортын да сынап карадылар.
«Сөләйманов А.И.» КФХда шикәр чөгендеренең район буенча иң зур плантацияләре – 3350 гектар. Шикәр чөгендерен Фомкино бүлекчәче кырларыннан ала башладылар. Кырларда әлегә ике «Ропа» комбайны эшли, шушы көннәрдә тагын ике комбайн эшкә керешәчәк. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов сүзләренә караганда, урып-җыю ике сменада оештырылачак, моның өчен эшче куллар җитәрлек. Тиздән татлы тамырны эшкәртү өчен шикәр заводына озата башлаячаклар.