Республиканың Әлки муниципаль районында ветеринария участок пунктларында яшь белгечләр эшли башлады

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Әлки муниципаль районында республиканың президент программасы буенча берничә модуль участок ветеринария пункты төзелде.

Түбән Әлки авылындагы Шамил Садриев җитәкчелек итә торган ветеринария дәвалау пунктында ветеринария табиблары Илназ Рәфиков һәм Илдар Шәмсетдинов эшли башладылар. Ә Юхмачы авылында ветеринария табибы Шамил Төхвәтуллин җитәкчелегендә аның улы Рамил Төхвәтуллин сынау срогын уза. Яшь белгечләрнең барысы да үз эшчәнлекләре юнәлешендә югары һөнәри белем алганнар.

Яшьләр сынау срогын узганнан соң, алар белән хезмәт шартнамәләре төзелә, һәм яшь белгечләр өч ел буе айлык хезмәт хакларына өстәмә 10 мең сум күләмендә субсидия алачаклар. Яшь ветеринария табиблары шулай ук социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен бер мәртәбә 35 мең күләмендә финанс ярдәме алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International