Авыл хуҗалыгы терлекләрен кышкы абзарларга уңышлы күчерү максатларында Балтач муниципаль районы хуҗалыкларында терлекчелек объектларын, аерым алганда, сыер абзарларын, силос-сенаж траншеяларын һәм яшелчә- бәрәңге саклагычларны ремонтлауһәм төзү кызу темплар белән бара.
Бу чаралар сыер абзарларын, яшелчә-бәрәңге саклагычларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү буенча республика программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
2015 елда бу программага Балтач районының 14 хуҗалыгыннан 20 сыер абзары, 3 яшелчә-бәрәңге саклагычы һәм 5 силос-сенаж траншеясы кергән.
Бүгенге көнгә 100 башка исәпләнгән сыер абзарына капиталь ремонт 81 %ка үтәлгән, 200 башка - 68 %,яшелчә-бәрәңге саклагычын ремонтлау буенча эш - 67 %ка, силос-сенаж траншеяларын төзү буенча эш 41 %ка үтәлгән.