Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районында бөртекле культураларныберенчеләрдән булып Вахитов ис. АХҖК комбайнчылары җыеп бетерде. Кыр эшләрен оста оештырып, авыл хезмәтчәннәренең дустанә, күмәкләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә урып-җыю вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләнде.
Игенчеләр 2239 гектар мәйданда ашлык җыеп суктырдылар. Гомуми җыелган уңыш - 5597,5 тонна. Уртача уңыш гектардан 45 центнер тәшкил итә.
Вахитов ис. АХҖК комбайнчыларыннан: Тәлгать Гобәйдуллин «Мега» комбайнында – 1609 тонна ашлык, Нургали Тимергалиев «Мега» комбайнында – 1581 тонна ашлык, Геннадий Васильев «Тукано» комбайнында1476 тонна ашлык суктырган. Башка механизаторларның да урып-җыюга керткән өлешләре зур.
Комбайннардан машинада ашлык ташучыларның иң җитезләре: Александр Андреев, Радик Кәримуллин, Илсур Гадиятуллин, Марат Миңнемуллин, Рифат Гарифуллин.
Бүгенге көндә хуҗалыкта үз ихтыяҗлары өчен һәм сату өчен орлыкларны киптерү һәм калибровкалау эшләре бара. Вахитов ис. АХҖК 10 нчы категорияле орлыкчылык хуҗалыгы.
Хуҗалыкта 21200 тонна печән, 20000 тонна сенаж әзерләнгән.
Көзге чәчү өчен 700 га мәйдан әзерләнгән. Бүгенгә 350 га көзге культуралар чәчелгән. Туфракны көзге эшкәртү дә тизләтелгән темпларда бара - 2800 га мәйдан эшкәртелгән инде, шулардан 1360 га мәйдандатуфрак әйләндерп салмыйча тирәнтен эшкәртелгән, 1440 гектарда әйләндереп салып эшкәртелгән. Туфрак эшкәртү буенча иң яхшы механизаторлар: Роберт Җамалетдинов, Василий Петров.