Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында яшәүче Рифат Әхмиев һәм Марсель Басыров бозаулар ашату өчен автомат рәвештә эшли торган аппарат җыйганнар. Аларның тырышлыгы белән «Агрохимсервис» ҖЧҖнең «Үрәсбаш» хуҗалыгында эш күпкә җиңеләйгән.
«Электроника белән балачактан ук кызыксынабыз. Китапханәләрдә махсус әдәбият укып, сызымнар өйрәнеп күп вакыт үткәрә идек. Үз кулларыбыз белән радио, магнитофон җыйдык. Бозаулар ашату өчен билгеләнгән«Кормомама» аппараты – безнең беренче зур күләмле проект», - дип сөйлиләр алар.
Вахитов ис. АХҖКында «Молочное такси» чит ил җайланмасыннан берничә ел инде файдаланалар. Ул яшьбозауларга азык әзерләү һәм аларны билгеле бер температурада тоту өчен файдаланыла. Ә «Кормомама»аппараты яшь бозауларга азык әзерләп кенә калмый, ә аларны ашата да. Аппарат турындагы мәгълүматны Интернетта табарга була, ә аннары җыярга авыр түгел. Аппаратны күреп өйрәнер өчен Кукмара уйлап табучылары Саба районының бер хуҗалыгына барып кайталар.
«Әлеге аппаратны мартта җыя башладык, берничә ай эчендә тәҗрибә дә артты. Шулай да, аны тулысынча эшләнеп беткән аппарат дип әйтеп булмый әле. Без бүгенге көнгә кадәр аны камилләштерү өстендә эшлибез.Детальләрен үзебезнең кибетләрдән сатып алдык, Мәскәү һәм Киров шәһәрләренә дә заказ бирдек», - дип сөйләделәр Рифат Әхмиев һәм Марсель Басыров.
Аппарат ярдәмендә вакыт кына түгел, ә акча да азрак сарыф ителә, терлекчеләргә дә эш җиңеләя, бозауларны сөт порошогы катнашмасы белән ашаталар.
Һәр бозауның муенына мәгълүмат бирә торган датчик эленә. Терлекләрне идентификацияләү системасы ярдәмендә компьютер бозауның туклану статистикасын алып бара: бозау соңгы өлешне алганнан соң, икенче өлешне бирү вакытын күрсәтә.
Аппарат су температурасын 45 градуста тота. Шул чакта гына бозау ашарга килә, азык сөт порошогы белән ясала. Ашап туйганнан соң соска автомат рәвештә дезинфекцияләнә. Автоматика аппаратны билгеләнгән вакытта кабыза һәм сүндерә, ашату аралыгын билгели. «Кормомама» иртән 4.00 сәгатьтә үзлегеннән кабына һәм кич 8.00 сәгатьтә шулай ук үзе сүнә, ашату арасындагы вакыт 3 сәгать, ягъни бозау көнгә биш мәртәбә ашый.
«Аппарат терлекчеләрнең эшен күпкә җиңеләйтте. Алар килгән вакытка бозаулар ашап туйган була, элеккеге кебек аларның һәркайсын шешәдән ашатырга кирәкми. Әлбәттә инде, яңа туган бозауларга бер-ике көн бу аппаратка ияләшергә кирәк, ә аннары аңа үзләре рәхәтләнеп киләләр», - дип сөйли ферма мөдире Артур Тимофеев.
«Кормомама» аппаратын уйлап табучылар аңа тотылган чыгымнарның тулы хакын әлегә әйтә алмыйлар, чөнки тәҗрибә туплау, аны камилләштерү әле дә дәвам итә. Икенчесен алар тагын да камиләштеребрәк ясарга уйлыйлар.