Республиканың Кайбыч районыннан сыер савучы машина белән сыер саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсында катнашачак

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бу елның 8 сентябреннән 11 сентябренә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Дальнеконстантиновский районында «Тепелево» ААҖендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан машина белән сыер саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр иясенә Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Конкурста төбәк ярышларында җиңүчеләр катнаша. Татарстан Республикасы исеменнән машина белән сыер саву осталарының республика конкурсында җиңгән Мария Таймасова барачак, ул Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы “Ак Барс” ҖЧҖенең 3 нче филиалыннан.

Конкурс, заманча җайланмалар кулланып, сөтчелек тармагында сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыра торган алдынгы технологияләрне гамәлгә керткәндә машина белән сыер савуны оештыруның алдынгы тәҗрибәсен популярлаштыру һәм машина белән сыер саву операторларының һөнәри осталыгын камилләштерү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International