Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә яңа сөтчелек комплексы төзеделәр

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә яңа сөтчелек комплексы эшли башлады.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Евгений Чугунов хуҗалыкта сөт терлекчелеген үстерүгә керешкәнче Россиянең алга киткән берничә заманча мегафермаларының эшен өйрәнә. Шуннан соң гына сөт терлекләрен тоту өчен корпуслар төзи башлыйлар. Хәзер монда өч зур терлекчелек корпусында эчке эшләр төгәлләнеп килә.

Аларның икесендә 400әр савым сыерлары торачак. Узган айда комплекска 144 тана кайтардылар инде. Ел ахырына тагын 500 сыер кайтачак. Өченче корпуста яшь бозаулар булачак. Шунда ук саву залы да урнашкан, бер үк вакытта анда 32 сыер савылачак.

Яңа комплекс заманча технологияләр нигезендә корылган. Савылган сөт шунда ук тиешенчә эшкәртеләчәк, аннары, савытларга тутырылып, сәүдә нокталарына җибәреләчәк.

Сөт эшкәртү цехы да бар. Саву залыннан продукция сөтүткәргеч буенча фильтрлар аша 10 тонналы мичкә керә. Анда сөт пастеризацияләнә, аның майлылыгы 3,2 - 3,6 процентка кадәр җиткерелә һәм махсус җайланма ярдәмендә 1 литрлы шешәләргә тутырыла.  

Комплекста сыер савучылар: Альбина Александрова һәм Елена Емельникова эшлиләр. Азык өләшү механикалаштырылган. Быел хуҗалыкта терлекләр өчен 90 гектар мәйданда азык чөгендере үстерделәр.

Сөт комплексында белгечләр - зоотехник, ветеринар, ясалма аталандыру буенча технолог, электрик өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар өчен аерым бүлмәләр каралган. Шунда ук кием алыштыру, юыну бүлмәләре дә бар.

«Хуҗалыкта сөт җитештерелә, эшкәртелә һәм сату өчен кибетләргә озатыла. Һәр сыерның муенында аның турында мәгълүмат белән чип тора. Компьютер үзәгендә һәр сыерның көнгә ничә литр сөт биргәнен, нинди ветеринария процедуралары узганын яисә узарга тиешлеген белеп торалар», - дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов.

Корпуста яңа туган бозауларны эчерү өчен махсус җайланма куелган. Бу процесс та автоматлаштырылган,приборлар көн дәвамында һәр бозауга күпме сөт эчерергә кирәклекне күрсәтеп торалар.

Хуҗалыкның яңа сөтчелек комплексында егермеләп кеше эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International