Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларының слеты булды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча Марат Җәббаров, Саба муниципаль районы башлыгы РәисМиңнеханов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
«Саба районы – Татарстанның иң инновацион һәм тотрыклы үсә торган районнарыннан берсе. Район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары уңышларга ирешү өчен бөтен көчен куя. Район, республиканың 1,8 % чәчүлек җирләрен биләп, аның товар продукциясенең 2,9%ын бирә, быелгы уңыш узган елга караганда 10%ка артыграк. Мондый нәтиҗә районга республиканың иң яхшы районнары бишлегендә тотрыклы урын алырга ярдәм итә», - дип асссызыклады Марат Җәббаров, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Министр урынбасары кыр хезмәтчәннәренә аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларга нык исәнлек, тормышларында иминлек, тармакның яңа проектларын гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Рәис Миңнеханов үз чыгышында авыл хезмәтчәннәренең тырышып эшләүләре турында сөйләде һәм мул уңыш җыеп алган өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Слетта Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексының аеручы тырыш вәкилләренә – белгечләргә, игенчеләргә, механизаторларга бүләкләр тапшырды. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен «РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар эше буенча консультанты Наил Нурмиев лаек булды. «Эзмә сөткомплексы» ҖЧҖнең баш агрономы Нияз Газизовның хезмәте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән билгеләнде, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүдәге уңышлары өчен КФХ башлыгы Райнур Әхмәтов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медаленә лаек булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау громоталары белән«Юлбат» АХП ҖЧҖ механизаторы Зөфәр Мәҗитов, «Нырты» АХП ҖЧҖ механизаторы Рафис Шәйдуллин, «Саба» ҖЧҖ тракторчысы Илһам Гыйльметдинов бүләкләнде.
Саба муниципаль районының Мактау грамоталары белән «Саба» ҖЧҖ тракторчысы Фәнит Шәйхлисламов, «Саба» ҖЧҖ шофёры Сәйдәш Галиев, «Шытсу» АХП ҖЧҖ механизаторы Равил Фәлахетдинов, «Саба»ҖЧҖнең машина паркы мөдире Илшат Миннәнхуҗин бүләкләнде.
Саба муниципаль районының рәхмәт хатына «Шытсу» АХП ҖЧҖ механизаторы Тәлгать Якупов лаек булды.
Бәйрәм тантанасын Гүзәл Уразованың иҗат төркеме чыгышлары тагын да ямьләндерде.