Татарстанда 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә инвесторлар тарафыннан 517,9 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 104%) җитештерелгән һәм тере үлчәмдә 101,4 мең тонна терлек (100%) һәм 149 мең тонна кош-корт (109%) үстерелгән.
Республикада сөт җитештерү үсеше 4% (+ 38,6 мең тонна) тәшкил итә. Иң күп артым «Азык-төлекпрограммасы» АПК ҖЧҖендә (+ 6,9 мең тонна), ОАО «Красный Восток» агрохолдингында шулай ук арткан (+ 6,9 мең тонна ). Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ» ҖЧҖендә - (- 573,4 тонна), УК ООО «Органик Групп» ҖЧҖ ИК - (- 518 тонна), «Авангард» АҖ (- 215 тонна) савым кимегән.
Савым сыерларның иң югары продуктивлылыгы Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖендә - 7973 кг тәшкил итә, аннары рейтингта «Кулон» АФ ҖЧҖ - 5919 кг, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ - 5666 кг. Республикада уртача савым 4259 кг тәшкил итә. Түбәндәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күрсәткечләр кимрәк: «Сөт иле» ҖЧҖ - 3274 кг, «Арча» ҖЧҖ - 3307 кг, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ - 3142 кг, «Нурлат сөте» ҖЧҖ - 3093 кг, Нурлат муниципаль районының «АгроМир» ТД ҖЧҖ - 3435 кг, Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖ - 3609 кг, «Татплодовощпром» АҖ - 3720 кг.
10 айда эре мөгезле терлек үсеше 1% тәшкил итә, дуңгыз ите җитештерү 1%ка кимегән. Гомуми җитештерелгән ит күләмендә дуңгыз ите 63% тәшкил итә, (63,7 мең тонна), сыер ите - 37%, (37,6 мең тонна).
Республикада эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызлар саны узган ел дәрәҗәсендә.
Эре мөгезле терлекләр саны түбәндәге предприятиеләрдә узган елга караганда арткан: «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖ һәм «ТатАгрохим» ААҖ - 7%ка, «Чаллы Икмәк» АҖ - 6%ка, «Органик Групп»ҖЧҖ ИК - 3%ка.
Түбәндәге оешмаларда терлекләр саны кимегән: Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖ -18%ка, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖ - 17%ка, Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ» ҖЧҖ - 12%ка,«Агросила групп» ЯАҖ - 2%ка, «Татплодовощпром» ЯАҖ - 1%ка.
Республикада 229,4 мең баш бозау туган, артым - 1%. Дуңгыз балалары саны узган елга караганда 1%ка арткан, соңгы айда 2014 ел дәрәҗәсендә. Бозаулар буенча иң яхшы күрсәткечләр: «Сөт иле» ҖЧҖендә -(112%), «Союз-Агро» ҖЧҖендә - (111%), «Сервис Агро» ҖЧҖендә - (110%). Түбән күрсәткечләр: Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖендә - (57%), «Татплодовощпром» ЯАҖендә - (91%), «Минзәлә таңнары» АФ ҖЧҖендә - (88%).
Татарстан Республикасы буенча бозаулар үлеме (тууга карата) 6% тәшкил итә, дуңгызларныкы - 13%. «Сөтиле» ҖЧҖендә бу күрсәткеч - 11%, «Чаллы Икмәк» ЯАҖендә - 9%, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖендә - 8%.