Кичә, 19 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кукуруз орлыгы кайтарумәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Рамел Каюмов, «РАЦИН» ДУПнең кукуруз орлыкларын кайтаручы эре предприятиеләре вәкилләре, «Татагрохимсервис» ААҖ, «Торговый Дом «Алтай и К» ҖЧҖ, «Агротехноком»ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәнең төп максаты – республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен сыйфатлы кукуруз орлыклары белән тәэмин итү, бу культура белән тәэмин итүчеләр арасында намуссыз эшләүчеләрне ачыклау мәсьәләләрен карау иде.
Киңәшмәне Илдус Габдрахманов ачты. Ул республикага кукуруз орлыгы кайтарудагы проблемалар турында сөйләде. Шуларның иң мөһиме - сыйфатсыз орлыклар кайтару. Министр урынбасары предприятие вәкилләренә, үзләренең намуслы һәм ышанычлы тәэмин итүче имиджын раслап, әлеге мәсьәләгә игътибарлырак карарга тәкъдим итте.
Чара кысаларында шулай ук кукуруз үстерү технологиясенә бәйле мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмә йомгаклары буенча язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен зона уку семинарлары үткәрергә һәм Чистай сорт участогы базасында республикага кайтарылучы кукуруз орлыкларына грунт тикшерүен тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде.