Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән очрашу узды

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 18 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Яшьләр үзәге» МБУендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән очрашу узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин, «Казандәүләт аграр университеты» гомуми һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең укыту-тәрбия эше буенча проректоры, техник фәннәр докторы, профессор Булат Җиһаншин, «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» гомуми һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең терапия һәм рентгенология белән клиник диагностика кафедрасы доценты, биология фәннәре докторы, профессор Ализаде Гасанов, Чистай муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Иван Чурин, район агросәнәгать комплексының эре авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Очрашуга Чистай районының 23 мәктәбеннән 200 укучы һәм аларның ата-аналары, шулай ук Чистай авыл хуҗалыгы техникумының чыгарылыш курс студентлары килгән иде.

Чара кысаларында чыгарылыш сыйныфлар укучылары авылда яшь белгечләр өчен дәүләт ярдәме программалары белән таныштылар, шулай ук югары аграр уку йортларының презентацияләрен һәм видеоматериалларын карадылар.

Яшь белгечләрне авылда калдыруга җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шактый эш башкарыла. 2012 елдан башлап югары уку йортларын тәмамлап авылга кайткан яшь белгечләргә 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә башлангыч пособие түләнә, шундый ук50 мең сум күләмендәге пособие техникумнарны тәмамлап кайтучыларга түләнә, бу яшь белгечләрнең ике категориясенә дә төп хезмәт хакына бюджеттан ел дәвамында ай саен 5 мең сум күләмендә өстәмә түләнә.

Шулай ук АПКның иң яхшы белгечләре өчен конкурс нигезендә 100әр мең сум күләмендә 200 кызыксындыру гранты каралган.

2014 елдан авыл хуҗалыгы өчен кадрларны максатчан әзерләү механизмы кабат эшли башлады, бу очракта студент белгечләргә мохтаҗ авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Студент, ай саен 10000 сум күләмендә стипендия алып, үз өстенә максатчан әзерләү турындагы шартнамәдә юридик беркетелгән җаваплылыкны ала. 2016 елда техникумнар һәм көллиятләр студентлары өчен дә шундый программаны гамәлгә кертү карала, аларның стипендиясен 6000 сум итеп билгеләү күздә тотыла. Быел КДАУда һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМАда 100дән артык студент шундый стипендия ала.

Моннан тыш, 2014 елдан башлап «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ФМП кысаларында авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә башлады. Яшь белгечләрне авыл җирендә агросәнәгать комплексында эшләүгә җәлеп итү максатларында «Аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзү планлаштырыла.

Чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән шундый һөнәри юнәлешле очрашулар 2015 елның 25 декабренә кадәр республиканың башка муниципаль районнарында да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International