Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы игенчеләре техниканы язгы чәчүгә әзерлиләр

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2015 елның урып-җыю чоры артта калды, әмма авыл механизаторлары эшенең кызган чагы – барлык тракторларны, чәчү комплексларын һәм башка агрегатларны чәчү кампаниясенә әзерләргә кирәк.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының “Аксубай” АФ” ҖЧҖ Карл Маркс ис. бүлекчәсенең ремонт-механика остаханәсендә дә белгечләр шул эш белән мәшгуль.

“Агрофирмада бүгенгә 300 тырма, тырмалау агрегатлары, культиваторлар ремонтланган. Чиратта - катоклар,тракторлар, чәчкечләр ремонтлауны көтә”, - дигән мәгълүмат бирде бүлек идарәчесе Владимир Дмитриев.

Аның сүзләре буенча, хуҗалык белгечләре кышка бер бригада булып оешалар. Җылы сезонда һәркайсы үз бурычын башкара. Мәсәлән, Анатолий Васиков, Михаил Васильев язын һәм җәй башында чәчү белән мәшгуль.Валерий һәм Николай Абросимовлар көзен комбайннарда ашлык суктыралар, Владимир Иванов печән, салам тыгызлыау белән шөгыльләнә. Ә бүген алар барысы да ремонт-механика остаханәсендә эшлиләр. Техниканы ремонтлау эретеп ябыштыручы Сергей Петров һәм агрегатларны, авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүпроцессын тикшереп торучы механик Дамир Шәрәфетдинов катнашыннан башка узмый. Шулай ук техниканы язгы сезонга әзерләүдә Геннадий һәм Александр Семеновлар да читтә калмый.

«Яз-җәен техника өзлексез эшләсен өчен хәзер мөмкин кадәр күп көч кую аеручы мөһим», - диләр белгечләр. Остаханә бинасында җылы: җәй көне монда түбәсен алыштырганнар, ремонтлаучыларга эшләү өчен уңай шартлар булсын өчен җылылыкны көйләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International