Бүген Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йортында II Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумы уза.
Чара сөтчелек сәнәгатендә импортны алыштыру темасына багышланган.
II Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты.
«Импортны алыштыру: сөтчелек тармагы үсешенең яңа векторы» темасына пленар утырыш кысаларында ул,2016 елда сөтчелек тармагына ярдәм итүгә 25 млрд сум җибәреләчәк, дип әйтте.
Быел Россиянең сөт продукциясе белән үз-үзен тәэмин ителеше 81%ка җитте. Без сәламәт туклану нормаларында каралганнан чирек күләмдә әзрәк сөт продукциясен кулланабыз: норма буенча елга бер кеше310 кг сөт лары кулланырга тиеш, ә 2015 елда бу күрсәткеч Россиядә кеше башына 230 кг яисә нормадан 75%туры килә. Бу – халык куллана алырлык төп аксым чыганагы, кризис шартларында һәм халыкның кереме кимегән чорда сөт продуктларының конкуренциягә сәләтлелеге тагын да артты.
АПКны үстерү буенча Милли проектны гамәлгә ашыра башлауга быел 10 ел була. Тармакка күрсәтелә торган дәүләт ярдәме белән Россия ашлык экспортлаучыга әверпелде, кош ите һәм дуңгыз ите белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бер ярым тапкырга (60%тан 95%ка кадәр) арттыра алды. Шул ук вакытта сөтчелек тармагын инвесторлар бик катлаулы һәм артык үзенә җәлеп итми дип саныйлар.
«Сөт тармагыннан табыш килмәсә, аңа бизнес юлы ачылмаячак. Безнең бурыч - аны үстерү буенча озак сроклы программа булдыру, инвесторлар бергә аны үстерү юлларын табу. Вәзгыятьне үзгәртү өчен дәүләтнең комплекслы катнашуы кирәк: инвестицияләр җәлеп итү өчен субсидияләр, фермерларга грантлар, бәяләрне җитештерүчеләргә яраклаштыру базарын җайга салу, табышлылыкны арттыру, сөт продукциясен сатуга ярдәм итү», - дип белдерде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев II Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумында чыгыш ясаганда.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, сөтчелек тармагының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен Министрлык сөтчелек фермаларын төзүгә һәм модернизацияләүгә тотылган турыдан-туры чыгымнарны компенсацияләүне 20 %тан 35 %ка кадәр арттырырга, шулай ук яшь терлекне симертү, үстерү өчен махсус фермалар төзүгә дәүләт ярдәме кертергә тәкъдим итә, дип белдерде. Составында пальма мае булган продукциягә каршы чыгу өчен маркировкалау кертергә тәкъдим ителә, бу исә үзебезнең продукциянең конкуренциягә сәләтлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.
«Соңгы 10 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан уртача савым 2 мең килограммга артты. Безнең әле продуктивлылыкны елга тагын 3 мең килограммга арттырырлык мөмкинлекләребез бар: 5 мең килограммнан 8 мең килограммга кадәр, бу инде уртача европа күрсәткеченә тиң була. Без тагын өстәмә рәвештә елга 1,5 млн. тонна сөт ала алабыз. Шулай эшләгәндә, чит илдән алына торган сөт продукциясен 20 %ка киметергә мөмкин», - дип ассызыклады Александр Ткачев.
II Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары бүлеге башлыгы Евгений Рещиков, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» дәүләт казна учреждениесе (ГКУ) башлыгы Илсур Закиров катнашты.