«Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ Энергияне сак тоту өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның бөтенроссия конкурсы призеры булды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 1-10 ноябре дәвамында Энергияне сак тоту, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның ENES 2015 бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне, массакүләм мәгълүмат чараларын, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең матбугат хезмәтләрен сайлап алу буенча интернет аша ачык тавыш бирү үткәрелде.

Энергияне сак тоту, энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның ENES 2015 икенче бөтенроссия конкурсында «Энергияне сак тоту һәм теплицахуҗалыгында энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» 2 нче урынга лаек булды. Конкурс 11 номинациябуенча үткәрелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның 19 - 21 ноябрендә Энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча ENES-2015 IV Халыкара форумы кысаларында (Мәскәү шәһәре, «Гостиный двор» күргәзмә комплексы) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International