Бүген Татарстан Республикасы буенча «Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру» темасына зона семинар-киңәшмәләре сериясе тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, мондый семинар-киңәшмәләр 10 ноябрьдә – Апас муниципаль районында (Бишово авылы, «Свияга» ҖЧҖ), 11 ноябрьдә – Лаеш муниципаль районында (Кече Елга авылы, «Сөт иле» - «Лаеш» ҖЧҖ филиалы), 12 ноябрьдә – Балтач муниципаль районында (Чепья авылы, «Труд» ҖЧҖ), 13 ноябрьдә – Әлки муниципаль районында (Базарлы Матак авыл, «Үзәк Әлки» ҖЧҖ), 17 ноябрьдә –Түбән Кама муниципаль районында (БСИ-2 базасы, «Бәхетле Агро» ҖЧҖ), 18 ноябрьдә – Зәй муниципаль районында (Чыбыклы авылы, «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖнең «Родина» бүлекчәсе), 19 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районында (Иске Иштирәк, «Лениногорск» АФ ҖЧҖ) узды.
Семинарларны уздыруда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең башлыклары һәммеханизация буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары, дилерлык һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәләрнең пленар өлешендә Тәлгать Таһирҗанов «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплекссын техник җиһазлау. Министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгаклар һәм техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычлары» темасына нотык белән чыгыш ясады. Ул республика районнарында машина-трактор паркларын эксплуатацияләү, терлекчелекне механикалаштыру, техникага сервис хезмәте күрсәтү, энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге, техника белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, механизаторлар хезмәтен кызыксындыру чаралары, шулай ук импортны алыштыру, техниканы газ-мотор ягулыгыа күчерү мәсьәләләренә тукталды.
Семинарларда шулай ук Радик Зыятдинов (аның темасы - «Татарстан Республикасы АПКсында үзйөрешле техниканы тикшеренүне оештыру. Рекламацион эш»), дилерлык һәм сервис хезмәтләре вәкилләре (аларның темасы - авыл хуҗалыгы техникасының җитешсезлекләрен вакытында ачыклау һәм аларга запас частьләр кайтару) чыгышлар ясадылар.
Семинарларның практик өлешендә катнашучылар хуҗалыкларның машина-трактор паркларында булдылар, алардагы авыл хуҗалыгы техникасын кышка кую һәм аларны ремонтка әзерләү эшләрен бәяләделәр.
Уздырылган чараларның максаты - Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренә ремонт эшләрен оешкан төстә үткәрүдә практик ярдәм күрсәтү, авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү, техникадан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, заманча тенденцияләрне кулланып, республика АПКсының машина-тлактор паркын модернизацияләү бурычларын гамәлгә ашыру.