Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылыннан фермер Минзөфәр Исмәгыйлев сөт эшкәртү белән шөгылләнә.
2015 елның 11 ае эчендә ул 121 млн сумлык продукция (пастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, эремчек, сөт өсте) җитештереп саткан.
Авыл эшкуарының предприятиесендә Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан 8 авылдан һәм 7 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән һәркөнне 16-19 тонна сөт җыела. Монда ул эшкәртелеп, һәркөнне 4 тоннапастерилизацияләнгән һәм пакетларга тутырылган сөт, 30 кг эремчек, 25 кг сөт өсте кулланучыларга озатыла.
Сатып алучылар сүзләренә караганда, фермер продукция сыйфаты белән дә, тәмле булуы белән дә аерылып тора.
Фермерның 59 га авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 52 га чәчүлек җирләре бар.
Предприятиедә сөт ташый торган 6 машина бар, хуҗалыкның җитештерү җайланмалары үзебездә ясалган.
Минзөфәр Исмәгыйлев КФХында 21 кеше эшли. Предприятиедә уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә.