Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ рапс үстерү буенча шактый уңышлы тәҗрибә туплаган. Хуҗалыкның 20 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар, шулардан бөртекле культуралар - 12 мең га, азык - 6 мең га, майлы культуралар 2 мең га тәшкил итә.
Хуҗалыкта рапс (Немон сорты) 1,5 мең га мәйданда үстерелә. Бу культура икътисадый яктан табышлы булуы белән бергә, туфрак структурасын да яхшырта һәм чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын 10-15 %ка арттыра. Рапс җирендә калган сабаклардагы туклыклы матдәләр 1 гектарга 15 тонна тирес кертүгә тиң. Бу культурашулай ук фитосанитар хезмәтен дә үти, ягъни туфрактагы черек тамырларны юкка чыгара. Агымдагы елда «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ «Казан МЭЗ»ына 2,5 мең тонна май орлыгы саткан, табыш 35 % тәшкил итә.
2016 елда хуҗалык майлы культура мәйданын 3,5 мең гектарга җиткерергә уйлый, шул исәптән рапсны - 2,4 мең гектарга кадәр.
Республика буенча киләсе елга майлы культураларны 220 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла, шул исәптән рапсны - 105 мең га мәйданда.
Кышкы чорда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Казан МЭЗ» белгечләре тарафыннан зона киңәшмәләре уздырылачак һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре өчен укулар оештырылачак. Бу чараларда Татарстанда майлы культуралар үстерү технологиясенә аерым игътибар биреләчәк.